Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
12 март 2020, 16:25

Хыянәте өчен үч алган

Хатын хыянәт иткән иренә пычак кадаган

9 март Учалы районы полициясенә хастаханәдән шалтыратып пычак ярасы белән 40 яшьлек ирне китерүләре турында хәбәр итәләр. Хокук сакчылары шунда ук вакыйганы ачыклый: ирне яралаган 36 яшьлек хатынын кулга алалар.
Тикшерүләр күрсәтүенчә, ханым күптән түгел генә иренең сөяркәсе булуы турында белеп кала. Башта ул җәнҗал чыгармый гына балалары хакына яшәргә була, әмма 8 март көнне ахирәте белән кафеда шайтан суы кабып алгач, өенә кайта һәм иренә аның хыянәте турында белүе турында сөйли.
Ир белән хатын төне буе талашып чыгалар. Төнлә хатын аш бүлмәсенә капкалап алырга керә. Ипи кисеп торганда ул янында иренең басып торуын күреп кала һәм пычакның ничек итеп аңа кадаганын сизми дә кала. Нәрсә эшләгәнен аңлагач ул тиз генә иренә ярдәмгә ташлана, дип хәбәр итәләр Эчке эшләр министрлыгының Башкортстан Республикасы буенча идарәсеннән.
Әлеге вакытта җинаять эше ачылган. Иргә медицина ярдәме күрсәтелгән, хатынны өеннән беркая да чыкмаска кушып кайтарып җибәргәннәр.
Чыганак: Башинформ.
Читайте нас: