Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
10 март 2020, 15:15

Яңа туган кызының мәетен табибларга алып килгән һәм ...

... аны коткаруларын сораган. Бу хәл Тәтешле районында булган.

8 мартта Тәтешле районында коточкыч хәл була: бер хатын яңа туган сабыеның мәетен табибларга алып килә һәм... аны коткаруларын сорый.
UfacityNews.ru хәбәр итүенчә, яшь ана районның Үзәк дәваханәсенә килә һәм кызын коткаруларын сорый. Ә бала күптән инде үле була, шуңа медицина хезмәткәрләре полиция чакырта.
27 яшьлек анадан сорау алганнан соң вакыйгага бераз ачыклык керә. Бак дисәң, хатын 3 мартта мунчада баласын үзаллы тудыра һәм шунда калдыра. Биш көнгә калдырып китә...
Бу вакыт эчендә хатын кайда йөрегән һәм нәрсәләр эшләгән? Бу хакта мәгълүмат юк. Әмма ул 8 мартта баласы янына кайта һәм кызын табибларга алып килә.
Әле бу җанөшеткеч вакыйга буенча тикшерү эше бара. Полиция бала туган урындагы ләгәнне һәм хатынның киемнәрен тикшерүгә алган. Хатын үзе дәваханәдә. Ә яңа туган сабыйның мәете судмедэкспертларга тапшырылган.
Читайте нас: