Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
10 март 2020, 16:40

Судьяның улы дустын ник атып үтергән?

Егетләр судьяның фатирына хоккей карарга җыелган булган.

Санкт-Петербург шәһәрендә бер судьяның 14 яшьлек улы Артем Саяпин дустын атып үтергән. Тикшерүчеләр фикеренчә, егет әтисенең мылтыгы белән уйнап утырган һәм дустына ялгыш аткан. Ул мактанырга теләп сейфны ачып мылтыкны алган һәм тикшереп карамый гына күрегенә баскан. Пуля яшьтәше Влад Байдакның башына эләккән.
Егет үзе дә аңламый дустының мәетен өченче каттан җиденче катка өстерәп мендергән.
Артем – өченче касация судында эшләгән судьяның улы, дусларын фатирына хоккей карарга чакырган булган. Тикшерүчеләр аны өй арестында калдыруны сораячак, мылтык экспертизага җибәрелгән.
Чыганак: mk.ru
Фото: mk.ru
Читайте нас: