Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
10 март 2020, 17:06

Халык суды җинаятьчене бирүләрен таләп итә

Мәктәптә укып йөргән кыз 7 март көнне кич югалган.

Тамбов өлкәсенең Бокино авылында 13 яшьлек кызны үтерү урындагы халыкны урам җыенына чыгарга мәҗбүр иткән. Алар хокук саклау органнарыннан гаепле кешене халык судына тапшыруын таләп итәләр.
Тикшерүчеләр фаразынча, 35 яшьлек Александр Липатов юлдан китеп барган кызны машина белән ялгыш бәрдергән һәм куркып, аның гәүдәсен елгага ташлаган. Эзләүләр вакытында елгадан суга батып үлгән балыкчының гәүдәсен тапканнар.
Мәктәптә укып йөргән кыз 7 март көнне кич югалган. Клуб янында басып торган шаһитлар аның кычкырган тавышын ишетүләре турында сөйли. Әлеге вакытта кызның гәүдәсе елгага кайсы урыннан ташланганы билгеле. Эзләүләр 10 мартта яңадан башланачак. Тикшерү органнары “Үтерү” маддәсе буенча җинаять эше ачкан.
Чыганак: lenta.ru
Фото: Национальный центр помощи пропавшим и пострадавшим детям.
Читайте нас: