Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
9 март 2020, 17:33

8 март бәйрәмендә чәчәкләр кибетен басканнар

Җинаятьченең дә күңеле бар икән ләбаса...

Туймазыда чәчәкләр кибетен басканнар – бер ир,пистолетка охшаган нәрсә белән янап, бинага килеп керә һәм хезмәткәрләрдән акча таптыра.
Һөҗүм итүчене кибеткә хатынына чәчәкләр алырга килгән 56 яшьлек ир тоткарлаган. Бу хакта БР буенча ЭЭМның матбугат хезмәте хәбәр итә. Батыр ир җинаятьчегә ташлана һәм тоткарлый. Вакыйга урынына шунда ук шәхси сак фирмасы килеп җиткән. Тоткарланган ирне полицейскийларга тапшыралар. Кибет басучы моңа кадәр хөкем ителгән Туймазы районында яшәүче 43 яшьлек ир булып чыккан. Ул гаебен таныган. Пистолетка охшаш әйбер металлдан ясалган зажигалка булып чыккан. Тоткарланучы сүзләре буенча, ул сөяркәсенә 8 мартка бүләк ясарга теләгән, әмма аның акчасы булмаган. Вакыйга буенча җинаять эше ачканнар. Разбойда шикләнелүче ир әлегә — сак астында.
Читайте нас: