Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
8 март 2020, 18:15

Урланган бүләк кемгә кадерле?

Уфа егете ике уенчык аюны урлап, таныш кызларына бүләк итәргә теләгән.

Криминаль характерлы бүләкләр адресатларга барып җитә алмаган. Уфа полициясе хезмәткәрләре чәчәк бутикларын талаучы егетне 8 мартта тоткарлаган. Бу хәл Цюрупа урамында чәчәк бутикларының берсендә булган. Башкортстан Эчке эшләр министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, сәүдә ноктасына Уфа колледжының18 яшьлек студенты кереп, ике уенчык аюны эләктереп, урамга чыккан. Яшь кеше 8 Март бәйрәменә үзенең таныш кызларына сюрприз ясарга ниятләгән. Егетнең гаебе исбатланса,аңа дүрт елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү яный.
Урланган әйбер ихлас бүләк була аламы?
Читайте нас: