Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
7 март 2020, 03:27

Мәрхүмнең җәсәден ике атналап өендә саклаган

4нче март төнендә Уфада бертуган Кадомцевлар урамындагы канализация коесында бер ир мәете табыла.

4нче март төнендә Уфада бертуган Кадомцевлар урамындагы канализация коесында бер ир мәете табыла.


Оператив тикшерү эшләре нәтиҗәсендә җинаятьтә шикләнелүче затны ачыклаганнар һәм кулга алганнар. Ул – 36 яшьлек уфалы ир.

Төбәктәге Тикшерү комитетының матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, 21 февраль көнне шикләнелүче иргә кунакка таныш ир белән хатын килә. Спиртлы эчемлекләр эчеп утырган бер моментта ирләр арасында тавыш чыга. Фатир хуҗасы кунак ирне шулкадәр тукмый, хәтта ул аңына да килә алмыйча үлә. Хатын күп тә үтми кайтып китә. Шикләнелүче ир исә мәрхүмнең мәетен ике атнага якын өендә тота. Соңыннан ир танышы белән бергә үтерелгән ир җәсәден тышка алып чыгалар да канализация коесында яшерәләр.

Әлеге вакытта шикләнелүче кулга алынган. Аңа каршы җинаять эше кузгатканнар.
Читайте нас: