Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
5 март 2020, 11:05

Күршесенең өен үз йортына ташыган

Ир ике ай дәвамында берничә урам аша урнашкан йорттан төзелеш материаллары урлаган.

Ир ике ай дәвамында берничә урам аша урнашкан йорттан төзелеш материаллары урлаган.
Курск өлкәсендә яшәүче бер ир күршесеннән урланган төзелеш материалларыннан, үз йотында корылмалар төзегән дип хәбәр итә Эчке эшләр министрлыгының төбәк идарәсендә.
Полиция хезмәткәрләре шикле күршене күргән шаһитларны тапкан. Алар сөйләвенчә ул хуҗага йорт карарга ярдәм итергә килүенә ышандырдырган.
Участок хуҗасының бу вакытта командировкада булуы хәбәр ителә. Өйгә кайткач, ул сүтелгән бинаны күреп, полициягә мөрәҗәгать итә.
Хәзерге вакытта җинаять эше кузгату турында карар кабул итү өчен тикшерү үткәрелә.
Читайте нас: