Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
4 март 2020, 12:50

Суд залыннан биеп чыгып киткән

Уфа шәһәрендә фәхишәне көчләүдә гаепләнгән 24 яшьлек нигерияле Осиа Альфаеуса Эбитими исемле егеткә суд булган.

Уфа шәһәрендә фәхишәне көчләүдә гаепләнгән 24 яшьлек нигерияле Осиа Альфаеуса Эбитими исемле егеткә суд булган. Аны 2018 елның 31 декабрендә 40 яшьлек бер фәхишәне талап, көчләгәне өчен кулга алганнар иде.
Суд егетне 2 ел да 4 айга ирегеннән мәхрүм итү турында хөкем карары чыгарган һәм ... тикшерү изоляторында утырып бу хөкем вакыты үтү сәбәпле, аны суд залыннан иреккә чыгарганнар. Тикшерү изоляторында бер көн утыру колониядә өч көн утыруга тиңләштерелә.
Африка егете шатлыгыннан суд залыннан җырлый-җырлый биеп чыгып киткән.
Каза күрүче кыз "Пусть говорят" тапшыруына барып бу вакыйганы бөтен нечкәлегенә кадәр сөйләгән булган.
Чыганак: gorobzor.ru
Фото: bash.news
Читайте нас: