Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
4 март 2020, 13:10

Минем тышкы кыяфәтемнән көлде...

Башкортстан егете кызын үтереп чемоданга тыгып куйган.

ТАСС хәбәр итүенчә, Башкортстанда туып-үскән 33 яшьлек Максим Гараевны 25 яшьлек Екатерина Семочкинаны үтергәне өчен Мәскәү шәһәренең Никулин район судында хөкем иткәннәр.
Максим 2019 елның 26 июлендә кызның муенына 19 тапкыр пычак кадап үтергәннән соң гәүдәсен чемоданга тыгып куя. Җинаять кылырга аны кызның үзен мыскыл итүе этәргән. “Ул минем тышкы кыяфәтемнән һәм финанс хәлемнән көлде”, - ди ул. Ул җинаять кылуын таный, әмма кыз үзе гаепле ди.
Кызның гәүдәсен икенче көнне фатир хуҗасы тапкан.
Суд блогерны тугыз елга ирегеннән мәхрүм иткән.
Чыганак һәм фото: gorobzor.ru
Читайте нас: