Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
4 март 2020, 12:40

Ашкынулар һәлакәткә илтә...

Водитель туктап өлгерәлмәгән...

Уфа шәһәренең Октябрь проспектында “Булвар Славы” тукталышында 45 яшьлек хатынны машина бәреп үтергән. Шаһитлар әйтүенчә, хатын тыелган урыннан юл аша йөгереп чыгып барган булган. “ВАЗ-2115” автомобиле водителе туктап өлгерә алмаган.
Берьюлы ике ашыгыч ярдәм машинасы килсә дә хатынның гомерен коткарып кала алмаганнар: алган тән җәрәхәтләреннән ул вафат булган.
Тикшерүләр күрсәтүенчә, автомобильдә рульдә Кырмыскалы районыннан килгән 25 яшьлек егет утырган булган. Хатынның кинәт юл аша йөгереп чыгарга маташуын көтмәгән водитель туктап өлгерә алмаган.
Чыганак һәм фото: gorobzor.ru
Читайте нас: