Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
3 март 2020, 12:50

Үз акылында булганмы?

Байкал артындагы хәрби частьта сигез хезмәттәшен атып үтергән Төмән егете Рәмил Шәмсетдинов Мәскәү шәһәрендәге В.П.Сербский исемендәге институтта экспертиза үткән.

Мәскәү шәһәрендәге В.П.Сербский исемендәге институт экспертизасы Байкал артындагы хәрби частьта сигез хезмәттәшен атып үтергән Төмән егете Рәмил Шәмсетдиновны үз акылында дип тапкан. Әлеге вакытта аны “Бутырка” тикшерү изоляторыннан Чита өлкәсенә озатканнар. Аны анда суд көтә.
Шәмсетдинов 2019 елның 25 октябрендә каравылдан соң ике офицерны һәм алты солдатны атып үтерде. Сәбәбен ул хәрби частьтагы бабайчылык белән аңлата: аны даими кыйнаганнар, мыскыл иткәннәр, акча талаганнар.
Аны РФ Җинаять-Җәза кодексының “Үтерү” маддәсе буенча гаеплиләр һәм сигез кешене алдан уйлап үтергәне исбат ителсә, гомерлеккә төрмәгә утыртачаклар.
Чыганак: ТАСС.
Фото: vestikamaza.ru
Читайте нас: