Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
3 март 2020, 17:15

Мухатовка суд булган

Төмән егете Рәмил Шәмсетдиновны мыскыл иткән хәрби Руслан Мухатовны армиядәге уставтан тыш мөнәсәбәтләрдә гаепле дип тапканнар.

Төмән егете Рәмил Шәмсетдиновны мыскыл иткән хәрби Руслан Мухатовны суд ике елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм иткән.
Ул 30 мең сум күләмендә штраф түләргә бурычлы.
Руслан Мухатов үзенең гаебен тулысынча таныган. Прокурор аны ике елга колоние-поселениега җибәрүне сораган булган.
Рәмил Шәмсетдинов былтыр Чита өлкәсендәге хәрби частьта сигез хезмәттәшен атып үтерде. Бу адымын ул бабайчылыктан барырга мәҗбүр булуын әйтте. Аны өч тәүлек йоклатмыйча, каравылда торырга мәҗбүр иткәннәр, кыйнаганнар, акча талаганнар.
Читайте нас: