Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
3 март 2020, 10:58

Мәктәп директорына карата 16 җинаять эше ачылган

Кемнең кулында – шуның авызында...

Уфа районының бер элекке мәктәп директорына карата 16 җинаять эше кузгатылган. Ханым “Хезмәт вазифасын кулланып, мошенниклык кылу” маддәсе буенча шикләнелә.

Тикшерү комитетының БР буенча матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, шикләнелүче хатын 2016-2018 елларда кул астындагы хезмәткәрләренә стимуллаштыра торган түләүләр бирүне оештырган. Әмма ахырда закон нигезендә түләнгән премияләрнең бер өлешен кайтаруны (имеш, мәктәп кирәк-яракларына) таләп иткән.
Эшнең нидә икәнен белмәгән хезмәткәрләр, ризалашып, таләп ителгән суммаларны директорга кайтарган. Ә элекке җитәкче исә аларны үз мәнфәгатьләренә тотынган. 2016-2018 еллар аралыгында ул 300 мең сумнан артык акчаларны үзләштергән.

Әлеге вакытта тикшерү эшләре һәм оператив-эзләү чаралары үткәрелә. Элекке мәктәп директорының җинаятьчел гамәлләренең һәр эпизоды буенча дәлилләр җыелачак.

Кызганыч, мондый ише хәбәрләр аптыратмый да... Кемнең кулында – шуның авызында дигән әйтем безнең илдә берәр кайчан онытылыр микән??
Читайте нас: