Март уртасында Байкал артындагы судларның берсендә закондагы карак Георгий Углавага карата ачылган җинаять эшен карау башлана. Ул җинаять дөньясында “Тахи” кушаматы белән билгеле. Аның кул астындагы бандитлар еллар буена төрле җинаятьләр кылып йөргәннәр, акча талаганнар, урлаганнар, таланган акчалар “общак”ка тапшырылып барган. Алар хәтта ракета гаскәрләрендә контракт буенча хезмәт итүче хәрбиләрдән дә акча талауны оештырганнар: шундый хәрби частьларның берсендә Төмән егете Рәмил Шәмсетдинов мыскыл итүләргә түзәлмичә сигез хезмәттәшен атып үтерде.