Казанда яшәүче ике бала анасы нарасыйларын үтерергә маташкан. Ахырда үзенә кул салмакчы булган. Кызганычка каршы, бер бала үз әнисе кулыннан үлгән.
ГТРК "Татарстан" хәбәр итүенчә, ана 7 яшьлек игезәк малайларына пычак белән ташланган. Малайларның берсенең исән калуы могҗизага тиң. Ул әле дәваханә реанимациясендә авыр хәлдә ята. Хатын исә шулай ук дәваханәдә, аның хәле уртача авырлыкта дип бәяләнә.
Беренчел мәгълүматлар буенча, ана малайларына көнчеллек хисе аркасында һөҗүм иткән.
Полициягә бу вакыйга турында хатынның ире гариза язган. Тикшерү органнары әлеге факт буенча тикшерү эшләре башлаган.