Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
1 март 2020, 13:15

Браконьерлар коралы табылган

Башкортстанның Кушнаренко районына балык тотарга киткән Уфа егете, күл ярыннан ерак түгел, полиэтилен белән капланган берничә пластик канистр тапкан.

Башкортстанның Кушнаренко районына балык тотарга киткән Уфа егете, күл ярыннан ерак түгел, полиэтилен белән капланган берничә пластик канистр тапкан. Канистрларда дары булып чыккан. Балыкчы табылган барлык канистрларны полициягә алып барып тапшыра. Үлчәп караганнан соң, шартлаткыч коралның 50 килограмм булуы ачыклана.
Хәзер шартлаткыч порошокны экспертлар тикшерә, ә оператив хезмәткәрләр аның күл буенда, шул күләмдә каян барлыкка килүен һәм җинаятьчеләрне ачыкларга алындылар.
Балыкчы егетне, “корал яки сугыш кирәк-яракларын тапшырган өчен”, берничә йөз мең сум күләмендә акчалата бүләк көтә, дип хәбәр иттеләр ведомствода.
Читайте нас: