Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
27 февраль 2020, 22:20

Үлем җәзасы бирелерме?

Балалар иминлегенә кул сузган җинаятьчеләргә закон катгыйланырмы?

Балалар иминлегенә кул сузган җинаятьчеләргә закон катгыйланырмы?
Бүген БР Дәүләт Җыелышының чираттагы утырышында Русия Федерациясе Тикшерү комитетының Башкортстан буенча идарәлеге җитәкчесе Денис Чернятьевның ведомствоның 2019 елда эшчәнлеге буенча чыгышы булды.
Үз чыгышында ул балигъ булмаганнарга карата кылынган җенси җинаятьләр буенча статистика мәгълүматлары белән таныштырып үтте.
Башкортстанның Тикшерү комитеты җитәкчесе белдерүенчә, 2019 елда шул төрдәге 323 эш каралган. Аларның унсигезе балигъ булмаганнарны үлемгә китергән очрак булса, 165 –җенси кагылышсызлыгына, җенси иркенә каршы кылынган җинаятьләр.
БР Дәүләт Җыелышы депутаты Руфина Шаһапова бу саннарга карата битараф кала алмавын «Фейсбук»тагы битендә чагылдыра.
Ул педофилларга карата үлем җәзасы кертергә вакыт җитте дигән фикерне белдерә.
«Узган елда балигь булмаганнарның җенси хәвефсезлегенә кагылышлы 165 җинаять кылынган. Мондый төр җинаятьчеләргә карата үлем җәзасы кулланырга вакыт җиткән һәм бу бик актуаль дип уйлыйм”,- дип язган депутат ханым.
Читайте нас: