Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
27 февраль 2020, 10:35

Хәл белергә туктаган иргә пычак кадаган

Имеш, хәзер ул нишләгәнен белмәгәне турында сөйли...

23 февраль көнне Башкортстанда юл буенда утырган иргә ярдәм тәкъдим иткән икенче ир шунда ук йөрәгенә пычак алган...

Ике баласын ятим калдырып ул һәлак булган.

Үтерүче хәзер үз гамәлләренә хисап бирмәве турында әйтә. Имеш, ул нишләгәнен белмәгән...

Вакыйга Бишбүләк районында булган. Ир белән хатын кафедан кайтып килгән булганнар. 39 яшьлек ир такси тәрәзәсеннән караңгыда юл буенда кар өстендә утырган кешене шәйләп калган һәм водительга туктарга куша. Имеш, ул төнлә туңып үләргә мөмкин. Әмма юл буенда утырган ир кинәт кенә пычак чыгарып ирнең йөрәгенә кадаган һәм үзе качкан.

Ашыгыч ярдәм күрсәтү хезмәтләре тиз арада килеп җитсәләр дә, аны коткара алмаганнар. Ә полиция хезмәткәрләре 31 яшьлек ирне кулга алган. Ул гаебен таныган. Берничә тапкыр башы бәрелеп мие селкенүе, эчсә нишләгәнен аңламавы турында әйткән.

Чыганак: ufa1.ru
Фото: bibirevo.mos.ru
Читайте нас: