Бу аяныч хәл 2019 елның 17 декабрендә Камчаткада була.
Тикшерү версиясе буенча, 27 яшьлек хатын, иренең телефонында чит хатын белән язышканын күреп, тавыш чыгарган. Ир озак акланып тормаган, кызып китеп, тимерчыбык белән буып үтергән.
Башта мәетне 4 көн өендә саклаган. Җинаять кылганнан соң, ир үтерелгән хатынның җиде яшьлек улы белән аквапаркка баруы билгеле. Мәет фатирда 17декабрьдән 21нә кадәр яткан. Ир аны скотч белән уратып, ике яктан чүп капчыгы кидергән. Шуннан соң, телефон аша дустын чакырып, авыр әйбер чыгарырга ярдәм итүен үтенгән. Мәетне икәү машина багажнигына салып, Вилюй күленә алып килгәннәр. Ләкин уйланган эшләре "уңмаган".
Җинаятьчеләрне су буенда очраклы шаһит куркыткан. Алар мәетне кар өстенә куеп, тизрәк машиналарына утырып китү ягын караганнар. Әмма бу хәлне үз күзләре белән күрүче кеше полициягә хәбәр иткән. Җинаятьчеләрне тиз вакыт эчендә тоткарлаганнар.