Кытайда тикшерүчеләр хатасы аркасында 23 ел төрмәдә утырган ир иреккә чыккан.
50 яшьлек Цзинь Чжэхуннан бөтен гаепләрне дә алганнар.
1995 елның 29 сентябрендә Юнзци провинциясендә 20 яшьлек кызның үле гәүдәсе табыла. Бер айдан көчләүдә һәм үтерүдә гаепләнеп 27 яшьлек Цзиньне кулга алалар. 1996 елның ноябрендә уртача инстанциядәге суд аны үлем җәзасына хөкем итә. Ике елдан үлем җәзасын гомерлеккә төрмә белән алмаштыралар.
Цзиньнең адвокаты аның газаплауларга түзәлмәгәч җинаятьне үз өстенә алуы турында әйтә.
Быелгы елның март аенда гына суд җинаятьтәге дәлилләрне нигезсез дип таба. Җинаять эше буенча бер шаһит та булмый, бары тик гаепләнүченең җинаятьне тануына гына нигезләнеп карар чыгаралар. Цзинь әйтүенчә, үтерелгән кызның күкрәгендә тәмәке тапкан булганнар, ә ул беркайчан да тартмаган.