Үз балаларын тәрәзәдән ташлаучы яки ташламакчы булган әниләр хакында әллә ничә тапкыр яздык инде. Бу коточкыч хәл замана чире дип әйтсәк тә була. Әле бер, әле икенче шәһәрдә кабатланып кына тора. Монысы инде Санкт-Перербургта булган.
Бүген, ягъни 14 декабрьдә иртәнге 7дә Каравай урамындагы 41 йортта бер хатын бишенче кат тәрәзәсеннән башта әйберләр ташлаган, шул ук вакытта кулындагы кечкенә кызын да төшереп җибәрергә әзерләнгән, дип языла урындагы ЭЭМның матбугат хезмәте сайтларында. Бу хәлне күрүчеләр шундук полиция хезмәткәрләрен чакырганнар.
Ашыгыч ярдәм машинасы, коткаручылар, полиция, участковый килеп җитә. Баланың гомерен саклап калырга тырышып, фатир тәрәзәсе турына җиргә батут кабартып куялар.
"Хатын кечкенә кызны тәрәзәдән ташларга ниятен "фәрештәгә әйләндерү максаты белән" дип белдергән. 28 яшьлек полиция лейтенанты Наил Исламов, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре белән бергә фатирга кереп, ике яшьлек баланы хатын-кыз кулыннан ала алган", - диелә хәбәрдә.
2 яшьлек кыз һәм аның 12 яшьлек абыйсы хәзерге вакытта медицина учреждениесендәләр, аларның сәламәтлегенә берни дә янамый. Ана кеше исә медиклар бригадасына тапшырылган.