Җинаять һәм җәза
13 декабрь 2019, 11:20

Җинаятьчеләр җәзасын алды!

Петербург метросын кем шартлаткан?

Добавить в предпочтительные источники Google
Петербург метросын кем шартлаткан?
2017 елда Санкт- Петербург метросында теракт оештырган адәм гомерлеккә ирегеннән мәхрүм ителде.
Икенче көнбатыш округының хәрби суды Аброр Азимовны 2017 елның 3 апрелендә оештырылган терактны финанслауда гаепле дип тапты. Бу җинаяте өчен ул гомерлеккә ирегеннән мәхрүм ителде, дип хәбәр итте “Реальное время".
Башка фигурантлар 19-28 елга ирекләреннән мәхрүм ителде.
Алар барысы да 600-800 мең сумга штрафка тарттырылды.
Моннан тыш, суд Төньяк башкаласы метрополитенының 695 мең сумга якын искын да канәгатьләндерде, дип хәбәр итә ТАСС.
Хәтерегездә булса, ул куркыныч шартлауда 16 бер гаепсез кешенең гомере өзелде, тагын илле кеше төрле тән җәрәхәтләре алды.
Читайте нас