Җинаять һәм җәза
5 Декабря 2019, 10:50

8 айдан соң гына ирен үтерүен таныган

Бер хатын, гаебен танып, полициягә килгән.

Добавить в предпочтительные источники Google
Социаль челтәрләрдә Ишембайда яшәүче бер хатынның ирен үтерүен сөйләгән видеоязма таралды.
Видеоязма авторы сүзләре буенча, быел 10 апрельдә бер гаепсез кешене тоткарлаганнар. Аны Ишембайда яшәүче ирне үтерүдә гаеплиләр һәм ул һаман да рәшәткә артында утыра.
Ролик авторы мәгълүматлары буенча, 1 декабрь көнне Альбина, полициягә килеп, дөресен сөйләп бирә. Хатын, 8 ай элек бергә торган ирен үтереп, гаепне күрешесенә япканын сөйли.
- Полиграфолог бәяләмәсе буенча, хатын чыннан да бергә яшәгән ирен үтерүдә катнашкан, - ди пост авторы. – Моңа кадәр ул 2007 елда, үги әтисен үтергәне өчен, шундый ук маддә буенча хөкем ителгән булган инде, озак вакыт утырып та чыккан.
Күрсәтмәләреннән баш тартсын өчен хатынга басым ясарлар дип куркуын белдерә пост авторы.
Читайте нас