Полициягә Кущевская станицасында яшәүче ханым мөрәҗәгать иткән. Хатын коллекторларның куркытуына һәм янавына түзә алмыйча килгән.
Эш шунда ки, хатынның абыйсы кайчандыр микрофинанс оешмаларының берсеннән займ алган һәм аны түли алмаган. Нәтиҗәдә шактый зур суммада бурычы җыелган. Коллекторлар абыйсы белән элемтәдә булып, бурычы барлыгы турында искәртеп торуларына карамастан, туганнарын да эзләп тапканнар. Сеңлесенең телефонына шалтыратып, үтерергә янаганнар. Ниятләренең җитди булуын күрсәтү өчен, бурычлының әнисе яшәгән адрес буенча табут җибәргәннәр.
Шуннан соң инде, мондый мыскыллауга түзә алмыйча, хатын ярдәм сорап полициягә мөрәҗәгать иткән. Әлеге факт буенча "үтерү белән янау" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
- Бу факт буенча тикшерү башланган. Аның нәтиҗәләре буенча карар кабул ителәчәк. Хәзерге вакытта без бу хәлнең барлык нечкәлекләрен ачыклыйбыз, — дип белдергән Краснодар крае буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте вәкилләре.
Коллекторлар (бурыч каплауны таләп итүгә хокукы булган затлар) кешегә бурычы барлыгы турында мәгълүмат кына бирә ала, әмма алар көч куллана (физик, психологик) һәм яный алмыйлар. Мондый хәлгә тарыдың исә, һичшиксез үзеңне якларга кирәк.