Җинаять һәм җәза
28 Ноября 2019, 08:45

Башкортстанда күпер урлаганнар

Кемгә кирәк булган ул күпер?

Добавить в предпочтительные источники Google
Башкортстанда шаккатмалы урлашу теркәлгән: билгесез кешләр күпер урлаганнар.

Бу вакыйга Архангель районында була. Өч ел элек урындагы эшкуар Вадим Зайцев Кургашлы елгасы аша үз исәбенә күпер төзи. Күпер салуга аның 100 мең сум акчасы китә. Күперне ул Кырым күпере белән бер вакытта төзи башлый. Шуңа авылдашлары аңа “Кырым күпере” дигән исем бирә.

Әмма өч көн элек билгесез кешеләр, әлеге күпернең конструкциясен сүтеп, йөк машинасына төяп алып китә. Шынысын әйтергә кирәк: бу хәлне сакчы күреп тора. Ләкин ул каракларны төзүчеләр дип уйлый һәм җитәкчелек ризалыгы белән эшләр башкаралар дип фаразлый. “Төзүчеләр” ул яшәгән вагончикны да алып китә.

Хәзер күпер бурларын тоту эше белән хокук саклау органнары хезмәткәрләре шөгыльләнә.


Читайте нас