Яңавыл районы прокуратурасы 55 яшьлек элекке хакимият башлыгына вазыйфаи вәкаләтләрен арттырганы өчен гаепләү эшен раслады.
Тикшерү версиясе буенча, түрә 2012 елда урындагы полиция начальнигына Яңавыл үзәгендә социаль найм буенча 4 бүлмәле фатир бирү турындагы карарга кул куйган.
Ә полиция начальнигы һәм аның гаиләсе керемнәре аз булган гражданнар категориясенә туры килмәгән, һәм аларның 100 кв метр мәйданлы йортлары да булган. Арытаба хакимият башлыгының тагы бер карары белән бу фатир приватизация тәртибендә бушлай шәхси милеккә рәсмиләштерер өчен полицейскийга бирелгән. 2015 елда исә ул аны 1,5 миллион сумга сатып җибәргән.
Гаепләнүче җинаять кылуын танымаган. Җинаять эше Яңавыл район судына юнәлтелгән, дип хәбәр иттеләр БР Прокуратурасының матбугат хезмәтендә.