РФ Президенты Владимир Путин Уфа шәһәрендә көчләнгән 23 яшьлек дознаватель кызның эшен алып барган судьяны – Равил Идиатуллинны Дим районы суды рәисе итеп билгеләгән.
Ул бу карарга 4 ноябрьдә үк кул куйган булган.
Былтыр 31 октябрьдә бөтен Русияне шаулаткан вакыйга булды: өч исерек полиция хезмәткәрен 23 яшьлек дознаватель кызны көчләүдә гаепләделәр. Әлеге вакытта суд бара. Гаепләнүче Эдуард Матвеевның адвокаты яклаучылар ягыннан шаһитларның судка килүен көтүләре турында хәбәр иткән.