Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
14 ноябрь 2019, 14:20

Мәчеттән 40 мең сум урлаган

Сүз иярә сүз чыгып, яшь кешенең кунар урыны һәм эше юк икәнлеге билгеле була.

Кырмыскалы районының Карламан авылында 26 яшьлек ир мәчетне талаган.

Ул иганәчеләр салган акчалар белән әрҗәне алыр чыгып киткән. Бу хакта Эчке эшләр министрлыгының республика буенча матбугат хезмәте хәбәр итә.

Полиция хезмәткәрләре каракның эзенә тиз төшә. Ул Татарстан кешесе булып чыга. Гаепләнүче үз кылыгын таныган. Аның әйтүенчә, ул безнең республикага эшкә килгән. Юл уңае Карламан авылына кергән һәм имамны очраткан. Сүз иярә сүз чыгып, яшь кешенең кунар урыны һәм эше юк икәнлеге билгеле була. Имам, аны жәлләп, мәчеттә эшләргә тәкъдим итә. Эш шартлары һәм хезмәт хакы турында килешәләр. Әмма ике көннән ирдән җилләр исә: ул Уфага юллана.
Башкалада ул бар акчасын туздырып бетә һәм кирегә мәчеткә кайтырга була... Соңгы акчасына Кырмыскалыга кадәр билет сатып ала, аннан җәяү авылга юллана. Төн уртасы җиткәндә инде ул мәчет янында була. Иман йортының ишеге бикле булганлыктан ул, бер тәрәзәне ватып, эчкә үтә. Акча әрҗәсен урлап чыккач, кирегә Уфага юллана. Биредә ул полиция кулына эләгә дә инде.
Урланган әрҗәдә 40 мең сумнан күбрәк акча була.
Әле бу вакыйга буенча җинаять эше ачылган.
Читайте нас: