Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
14 ноябрь 2019, 00:25

Кеше үтерүче доцент

24 яшьлек ассистент кызны үтергән доцентның тагын бер җинаяте ачылган.

Санкт-Петербург дәүләт университетының элеккеге доценты Олег Соколовның ассистенткасын үтерүе турында язган идек.
Мойка елгасында суга бата башлаган бер ирне коткарганнар һәм аның рюкзагыннан кеше куллары белән травматик пистолет килеп чыккан иде. Коткаручыларга ашыгыч ярдәм машинасы урынына полиция дә чакыртырга туры килгән.
Туңа башлаган ирне хастаханәгә озатканнар, аның шәхесе дә тиз ачыкланган. Ул Петербургтагы бер югары уку йортының доценты - 63 яшьлек Олег Соколов булып чыккан.
Кеше калдыклары салынган капчыкны ул елгада батырырга уйлаган булган. Пакет су төбенә төшеп китмәгәч, үзе елгага төшкән, тик су аның үзен суыра башлаган. Коткаручылар, шулай итеп, аның гомерен саклап калуга ирешкәннәр.
Өендә коточкыч хәлгә тап булганнар: фатирда хатын-кыз гәүдәсе, баш һәм пычкы табылган. Сораштырулардан күренүенчә, укытучы үзенең элеккеге укучысы - 24 яшьлек кыз белән сөяркәләр булганнар. Бик нык ачуланышканнар һәм, кызып китеп, ир ялгыш сөйгәнен үтергән. Тынычлангач, зур җинаять кылуын аңлаган, әлбәттә, һәм мәетне тапмаслык итеп яшерергә теләгән. Кызның гәүдәсен кисәкләргә бүлгәләгән. Башта кулларын юк итәргә уйлап, елгага килгән. Әнә шунда кулга алынган да инде.
Әлеге вакытта аның тагы бер кешенең үлемендә гаепле булуы ачыкланган. 1981 елда “Россия молодая” фильмын төшергәндә аның гаебе белән бер галим һәлак булган.
Яшь Соколовка корабльне алып килергә кушалар, архитектор Ирина Федорова сөйләвенчә, аның бөтенләй тәҗрибәсе булмый һәм нәтиҗәдә корабль суга бата. Галим Владимир Сорокин суга батып үлә.
Ул вакытта Соколовка шартлы рәвештә хөкем карары чыгаралар. Әтисе улын төрмәгә утыртмаска тырышып бик күп кабинет тупсаларын таптады, дип сөйләгән Ирина Федорова.
Әлеге эше буенча судта аңа үкенәсезме дип сорагач ул кычкырып елап җибәргән.
Читайте нас: