Кувейтның беренче инстанциядәге җинаять суды Русия эшкуары Мария Лазареваны 15 елга ирегеннән мәхрүм итү турында карар чыгарган. Шуңа өстәп, Лазарева зур суммада – 7 млн. доллар – штраф та түләргә, 2,4 млн доллар акчаны кире кайтарырга тиеш булачак. Җинаять җәзасын үткәннән соң илдән куып чыгарачаклар.