Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
13 ноябрь 2019, 17:25

Полицейскийга кул күтәрсәң, шулай була

Бу хәл Бөре шәһәрендә теркәлгән.

Бөредә 28 яшьлек ир, исереп, полицейскийга һөҗүм иткән.
Хәл болай була. 48 яшьлек ир полициягә шалтырата һәм исерек улы аның машинасының тәрәзәсен ватуын, йодрыклар белән аңа ташлануын хәбәр итә. Вакыйга урынына полиция хезмәткәрләре килә дә, дебоширны тоткарлый.
БР буенча ЭЭМ-да хәбәр итүләренчә, яшь ир үзен агрессив тота, полиция бүлегендә хокук сакчысына берничә тапкыр башы белән каты итеп суга. Нәтиҗәдә ул җинаять эше фигурантына әйләнә. Аны вазыйфаи бурычларын башкаручы власть вәкиленә карата көч куллану маддәсе буенча хөкем итәләр. Суд карары аны ике елга ирегеннән мәхрүм иткән.
Кызганыч, барына да әлеге дә баягы хәмер гаепле инде... Югыйсә хөкем ителгән ир аек баштан шундый юлга бармас иде.
Ә андый башлары “кычыткан” сугыш чукмарларын реаль срок кына акылларына утыртыр, мөгаен.
Читайте нас: