Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
12 ноябрь 2019, 16:33

Бәдрәф кәгазенә төреп сатканнар

Гражданлык никахындагы ир белән хатын "синтетика" белән сату итмәкче булган.

Башкалада Ленинград өлкәсендә яшәүче (әмма чыгышлары - Уфадан) наркокурьерлар гаиләсен кулга алганнар. Гаилә пары “синтетика”ны интернет-кибет аша сатарга уйлаган. Рәсми рәвештә никахлашмаган ир белән хатынны Борисоглебская урамында 250 грамм тыелган матдә белән тоткарлаганнар.

“Ирле-хатынлы пар ак порошок белән кечкенә пакетларны оста яшерергә өйрәнгән. 13 полиэтилен төргәкне гаепләнүчеләр бәдрәф кәгазе рулонына төргән, - диләр БР ЭЭМ-нда. – Наркотик матдәләрне капларга төрер өчен алар махсус фатир арендалаган. “Товар”ны суыткычта саклаган. Нәкъ суыткычта “синтетика”ның зур партиясе табылган”.

Тартып алынган наркотикларның гомум массасы 1 килограммнан артык. Махсус яшерен урыннарда – закладкаларда тагы 500 грамм тыелган матдәләр табылган. Наркокурьерларның мобиль телефоннарында да аларның җинаятьчел эшчәнлеген исбатлаучы фактлар (клиентлар белән аралашу) күп.
Бу эре партияне хокук саклау органнары кулга төшерү аркасында 4 меңгә якын доза кара базарга чыгарылмый калды. Җинаять эше фигурантлары үз гаебен таныган. Тыелган матдәләр белән сату итүгә кредитлар буенча бурычлары күп булганга баруларын сөйләгәннәр. Әле полицейскийлар криминаль бизнесның башка әгъзаларын эзлиләр.

Читайте нас: