Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
10 ноябрь 2019, 00:13

Укытучының капчыгыннан хатын-кыз куллары тапканнар

Сөяркәсе, элекке укучысын үтереп, кулларын елгага ташламакчы булган.


Бүген, ягъни 9 ноябрьдә Санкт-Петербург шәһәренең Мойка елгасында бата башлаган бер ирне коткарганнар. Рюкзагыннан кеше куллары һәм травматик пистолет килеп чыккач, коткаручылар, ашыгыч ярдәм машинасын гына түгел, ә полиция дә чакыртканнар.


Туңа башлаган ирне хастаханәгә озаткач, тикшерү эше башланган.

Кеше үтерүдә шикләнелүченең кемлеге тиз ачыклаган: Петербургтагы бер югары уку йортының доценты - 63 яшьлек Олег Соколов.


Кеше калдыклары салынган капчыкны ул елгада батырырга уйлаган. Пакет су төбенә төшеп китмәгәч, үзе елгага төшкән.Тик су аның үзен суыра башлаган. Коткаручылар гомерен саклап калуга ирешкәннәр.


Тикшерүчеләр аның өенә килгәннәр. Бусагадан атлап керү белән коточкыч хәлне күргәннәр: фатирда хатын-кыз гәүдәсе, баш һәм пычкы яткан.


Укытучының хәле яхшыргач, тикшерүчеләр анардан сорау алганнар. Ул барсын да ачыктан-ачык сөйләп биргән. Элекке укучысы -24 яшьлек кыз белән сөяркәләр булганнар. Ә кичә алар бик нык ачуланышканнар һәм, кызып китеп, ир ялгыш сөйгәнен үтергән. Тынычлангач, зур җинаять кылуын аңлаган, әлбәттә, һәм мәетне тапмаслык итеп яшерергә теләгән. Кызның гәүдәсен кисәкләргә бүлгәләгән. Башта кулларын юк итәргә уйлап, елгага килгән. Әнә шунда кулга алынган да инде.
Читайте нас: