Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
9 ноябрь 2019, 00:40

Соңгы чиккә җиткергәннәр

Җинаятьнең сәбәпләрен төрлечә атыйлар.

Чита өлкәсендә хезмәттәшләрен атып үтергән Рәмил Шәмсетдиновны Мәскәү шәһәренә психиатрик экспертизага җибәрәчәкләр. Ул якынча ай ярым булачак.

“Русия офицерлары” оешмасы һәм “Русия солдат аналары комитеты” вәкилләре армиядә бабайчылык юк, бу фаҗигадә компьютер уеннары гаепле дип белдергән. Барсына да “тәрбия системасы һәм компьютер уеннары” гаепле диләр.

Әмма Рәмилнең әтисе Сәлим Шәмсетдинов шушы көннәрдә Читага улы янына барды һәм аларга тикшерү изоляторында күрешү рөхсәт иттеләр. Ул улын соңгы чиккә җиткергәннәр дип саный.

РФ Оборона министры Сергей Шойгу армия хезмәтенә алынган егетләрнең психикасын ныграк тикшерү алымнарын эшләргә боерды.

Читайте нас: