Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
9 ноябрь 2019, 21:50

Сипайловодагы "Хәмзә" мәчетенә кем ут төрткән?

Караңгы мәчеттә беркемне дә тапмаган ул.

Сипайлово бистәсендәге “Хәмзә” мәчетенә ут төрткән кешене тапканнар. 39 яшьлек ир мәчет яныннан үтеп барганда караңгы мәчеткә мулланы эзләп кергән дә, шырпы яндырып йөргән-йөргән һәм бер кешене дә тапмагач, шырпысын ташлап чыгып киткән. Икенче катта уку әсбапларына ут капкан.
Ир ул көнне исерек булуы турында әйткән. Хәзер ул үкенүен әйтә. 15 квадрат метрлы бинада янгын күпме зыян китергәндер, әлеге вакытта исәпләнә.
Иргә карата җинаять эше ачылган.
Читайте нас: