Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
8 ноябрь 2019, 14:05

“Ярымфабрикат йортлар” буенча җинаять эше кузгатылган

Түрәләр эшләренә салкын караганмы?

Башкортстанда яшәүчеләрне авария хәлендәге йортлардан “ярымфабрикат йортлар”га күчерүләре турында язган идек: https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/ni-chen-shulay/imerelep-bargan-yorttan-yash-rg-yaraksizina-k-cherg-nn-r-6106/

Исегезгә төшерәбез: Уфа районының Подымалово авылында берничә гаиләгә торак йортлар биргәннәр. Әмма алар яшәргә яраксыз булып чыккан.
Башкортстанның Тикшерү комитеты республикада яшәүчеләргә “ярымфабрикат йортлар” бүлү факты буенча җинаять эше кузгаткан. Уфа районының авыл биләмәсе хакимиятендәге кайсыбер түрәләргә карата “Эшкә салкын карау” статьясы буенча җинаять эше ачылган.
Тикшерү күрсәтүенчә, 2014 елда авыл биләмәсе хакимияте авария хәлендәге тораклардан күчерелүче 11 гаилә өчен бар шартлары да булдырылган фатирлар сатып алуга 11 миллион сум суммага муниципаль контракт төзи. Социаль найм килешүләре нигезендә, бу фатирлар файдалануга тапшырыла.

Тикшерүчеләр хакимиятнең җаваплы кешеләреннән сорау алачак һәм җинаять кылыну хәлләре ачыкланачак дип яза “АиФ Уфа”.
Читайте нас: