Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
8 ноябрь 2019, 02:15

Янгын бүлеге җитәкчесе 3 ай эчендә биш йортка ут төрткән

Моны ни өчен эшләгәнен аңлаткан. Җавабы искитмәле.

Хакасиядә дистәгә якын йортларны яндырып йөрүче кешене кулга алганнар. Сорау алганда әйтүенчә, шундый ысул белән ул хезмәткәрләренең янгын сүндерүдә әзерлекләрен тикшергән.

3
0 августтан 28 октябрьгә кадәр Аскиз районы Балыкса авылында 5 тапкыр янгын чыгу очрагы теркәлгән. Нәтиҗәдә торак йортлар, мунчалар, гаражлар көлгә әйләнгән. Мәктәп янындагы йорт янгач, тыштагы видеокүзәтү камералары каза кеше кулы нәтиҗәсендә килеп чыгуын күрсәткән. Ул урындагы янгын бүлеге җитәкчесе Иван Шнайдер булып чыккан.

Әлеге вазыйфасына 2019 елның августында билгеләнгән һәм шул айдан башлап бу авылда янгыннар саны арткан да инде. Өч ай эчендә алты гаилә утлы әтәчтән зыян күргән. Шнайдер янгын чыккан моментларда эш урынында булмаган.

Йорт-каралтысыз калган күпчелек гаиләнең бүгенге көндә яшәр җире һәм сыеныр кешесе дә юк. Бу юньсез җитәкче өчен өйләр яндыру нибары хезмәткәрләренең реакция тизлеген тикшерү ысулы булса, утта зыян күрүчеләр өчен янгын - зур сынау, тораксызлык, юклык, ялангачлык, хәтта гомерләр өзелү дә.

Читайте нас: