Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
7 ноябрь 2019, 14:40

Яман шеш белән авырыйм дип алдап, халыктан меңнәрчә доллар акчалар җыйган

Бу хакта CNN каналы хәбәр итә.

Американың Пенсильвания штатында яшәүче бодибилдинг белән шөгыльләнүче культуристканы җинаять җәзасы көтә. Ул, булмаган яман шеш авыруын дәваларга дип, халыктан акчалар җыйган.

Бу хакта CNN каналы хәбәр итә.
32 яшьлек Джессика Смит үзенең Facebook битендә авыруы турында язып чыга. Ул нәселдән килгән юан эчәк яман шеш авыруыннан интегүен, кыйммәтле дәвалану курсы үтәр өчен, хастаханәләргә йөрер өчен, үзе дәваланганда балаларын карап торучыларга акчалар кирәклеген язып чыга. Битараф булмаучылар аңа 10 мең доллар акча җыя (630 мең сумнан артык).

Июнь аенда Смитның танышы хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итә. Ул спортчының яман шеш белән авыруына ышанмый. Бер айдан соң Смитның ире дә полициягә мөрәҗәгать итә. Ул хатынының эш урыны буенча медицина страховкасы булуны әйтә. Страховка җәлеп ителмәгән булган, чөнки дәвалануга тотынылган расходлар страховкаланмый торган минимумнан артып китмәгән.

4 ноябрь көнне Смитны кулга алганнар.

Читайте нас: