Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
7 ноябрь 2019, 17:05

Әти, мине гафу ит, башка чарам булмады...

Чита өлкәсендәге канлый вакыйгалар турында яңадан-яңа хәбәрләр пәйда булып тора.

Чита өлкәсендәге канлы вакыйгалар турында яңадан-яңа хәбәрләр пәйда булып тора. 8 кешене атып үтергән Рәмил Шәмсетдинов янына тикшерү изоляторына әтисе Сәлим Шәмсетдинов барган.

Әтисе улын бу җинаять өчен гомерлеккә төрмәгә утыртмаслар, 15 ел бирерләр дип өметләнә. Адвокатлары Рәмилнең маддәсен башкага алмаштыруларын таләп итәчәкмен, дип белдергән. Аларга Чечен Республикасы башлыгы Рамзан Кадыйровның хокукларын яклаучы адвокат Сәид-Магомед Чапанов та үз хезмәтләрен тәкъдим иткән.

Улы белән очрашканнан соң әтисе: “Улымны психик тайпылыш аркасында җинаять кылган дип язалар. Әмма мин аңарда бернинди дә сәерлекләр сизмәдем, өйдә ничек иде, әле дә шундый. Сүзләрен уйлап сөйли”, - дип үз тәэссоратлары белән бүлешкән. “Гафу ит мине, әти, башка чарам булмады, көчем дә, түземлегем дә калмаган иде инде. Кызганыч, ике гаепсез егетне жәллим, ә калганнарын”... - дигән ул.

Интернет челтәрендә һәлак булган лейтенантның Рәмил Шәмсетдиновны башы белән унитазга тыгуы турында язалар. Хәрби психологлар Рәмилгә характеристика биреп: "Физик яктан көчле, амбициоз, мин-минле егет". - дигәннәр. Әтисе аның бәләкәйдән спорт белән шөгыльләнүе турында сөйләгән.

Читайте нас: