Шәмсетдиновны Забайкалье хәрби часте командиры приказны бозып, каравылга җибәргән, дип белдерде оборона министры.
Сергей Шойгу каравылга өч тәүлектән артыкка армия хезмәтенә алынучылар түгел, ә бары контракт буенча хезмәт итүчеләр генә барырга тиеш дип боерык бирде. Министр командирларның шәхси состав белән эш итүләрен бик тәнкыйтьләде. Шәмсетдинов та таләпләрне бозып, каравылга җибәрелергә тиеш булмаган. Хезмәтләренә битарафлык белән караучылар җаваплылыкка тарттырылачак, хәтта эшләреннән дә азат ителергә мөмкинлеген искәртте министр. Хәзер әлеге хәрби частьта тикшерү эшләре бара.