Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
1 ноябрь 2019, 11:23

Салаватта төрмә территориясенә керүче автомобильдә 48 телефон тапканнар

Аларны кем җибәргән?

Башкортстанның Салават шәһәрендәге 16нчы санлы холык төзәтү колониясе территориясенә керүче автомобильдә 48 мобиль телефон тапканнар.


Ремонт буенча хезмәтләр күрсәтүче автомобиль колония территориясенә килеп туктагач, Җинаять җәзаларын гамәлгә ашыру федераль хезмәтенең Башкортстан буенча хезмәткәрләре җиңел автомобильгә досмотр үткәргән. Шул чакта алар яшерелгән предметларга тап булган: 48 мобиль телефон, 23 сим-карта, 4 Wi-Fi роутер һәм аларга аксессуарлар бик оста итеп яшерелгән. Учреждение территориясенә алып керү тыелган бу предметларны тартып алганнар. Шул рәвешле бу әйберләр гаепләнүчеләргә барып җитә алмаган.

Хәзер хокук саклаучылар тыелган предметларның кайдан җибәрелүен тикшерә. Ә водительгә карата административ тәртип бозу турында протокол төзелгән. Аңа 3 меңнән 5 мең сумга кадәр штраф яный.


Җинаять җәзаларын гамәлгә ашыру федераль хезмәтенең Башкортстан буенча матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, Русия Федерациясенең административ тәртип бозулар турындагы кодексына ярашлы, җинаять-башкару системасы учреждениеләрендә срокларын үткәрүчеләргә тыелган предмет яки азык-төлек тапшырырга маташулар өчен 3 меңнән 5 мең сумга кадәр штраф карала, тыелган әйберләр тартып алына.


Читайте нас: