Ленинград өлкәсендә билгесез кешеләр йөк машинасын урлаганнар.
Анда 26,5 тонна кипкән хөрмә җимеше төялгән булган. Машинаны тапканнар. Ләкин товар төялгән прицебы гына урынында булмаган инде. Петербургның бер фирмасы җитәкчесе белдерүенчә, машинаны төнлә урлаганнар.
Прицепны икенча машинага тагып алып киткәннәрдер дигән нәтиҗәгә килгәннәр.
Кайда табыш барлыгын караклар алдан чамалагандыр, анда бит 3,7 млн сумлык кипкән җимеш төялгән булган.
Апрель аенда Мәскәүдә оеклар төялгән “Газель” урлаганнар. Ул вакытта да машинаны тапканнар, тик оеклар гына “аякланган” булган инде.