Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
30 октябрь 2019, 17:32

Республикада җинаятьчелек кискен арткан

Башкортстанда криминоген хәл начарайган.

Республикада криминоген хәл кискен начарайган дип хәбәр итә “Страховкалау: Иҗтимагый экспертиза” мәгълүмат проекты. Җинаять күрсәткече 37,4 процентка арткан.


Проект экспертлары әйтүенчә, бигрәк тә наркотиклар әйләнешенә бәйле җинаятьләр һәм икътисад өлкәсенә караган тәртип бозулар саны үскән. Төбәк проблемалары институты июнь мәгълүматлары нигезендә төбәкләрнең криминогенлык рейтингын төзегән. Башкортстан анда 56нчы урыннан 51гә күтәрелгән.

“Төбәкнең икътисади күрсәткечләре үзгәрмәгән диярлек, ә 5 позициягә күчүе криминалга бәйле, – диләр экспертлар. – Башкортстанда ай эчендә икътисади җинаятьләр саны – 164,9 процентка, наркотикларга бәйле җинаятьләр күрсәткече 4,4 процентка арткан. Бары страховкаларга бәйле мошенниклык кылу индексы гына 4,4 процентка түбәнәйгән – бу азаю ягында булган бердәнбер криминал күрсәткеч. Шуңа карамастан, ул Русия буенча уртача күрсәткечтән ике тапкырга артык булган дәрәҗәдә кала. Шуңа аның түбәнәюен мөһим күренеш дип әйтеп булмый”.

Агымдагы елда страховкалауга бәйле алдашу очракларының иң күбе фиктив юл-транспорт вакыйгалары буенча теркәлгән дип белдерәләр “Страхование: Иҗтимагый экспертиза” мәгълүмат проектыннан. Мәсәлән, Уфада оешкан җинаятьчел төркем 23 юл һәлакәтен “уйнаган” һәм 8 миллион сум акча алган.

“Июнь рейтингында Башкортстан, Саратов өлкәсеннән кала, начар нәтиҗәләр күрсәтте. Иң сагайтканы шул: бу ике төбәк тә тотрыклы урталыкта бара һәм, үз позицияләрен югалтып, рейтингның “кызыл” зонасына якынлашалар”, – ди Төбәк проблемалары институты директоры Дмитрий Журавлев.





Читайте нас: