Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
29 октябрь 2019, 17:22

Түрәне утыртырлармы, юкмы?

Дәүләт обвинениесе аны 8 елга утыртуны сорый.

Шушы көннәрдә дәүләт гаепләве Уфаның Октябрь район судыннан башкала вице-мэры Александр Филипповны җәзага тарттыруны сорады.


Прокуратура вәкиле экс-чиновник вазыйфаи вәкаләтләрен арттырганы өчен 8 елга гомум режимлы колониядә ирегеннән мәхрүм ителергә тиеш дип исәпли.


Филиппов командасындагы түрә, капиталь төзелеш идарәсенең элекке начальнигы Марат Гәрәев өчен дәүләт обвинениесе 7,5 елга ирегеннән мәхрүм ителүне сорады.


Төзелеш сораулары буенча шәһәр хакимияте башлыгының беренче урынбасары постын 5 ел биләгән Александр Филиппов аварияле торактан күчерү федераль программасын тормышка ашырганда вазыйфаи вәкаләтләрен арттыруда гаепләнә.

Читайте нас: