Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
29 октябрь 2019, 12:19

Путин наркотик пропагандалаган өчен җәза бирү яклы

Русиядә интернет аша наркотик пропагандалаган өчен җинаять җаваплылыгы кертелүе мөмкин. Русия президенты Владимир Путин хөкүмәткә Җинаять кодексына кертү өчен шул хакта төзәтмәләр әзерләргә кушты. 

Русиядә интернет аша наркотик пропагандалаган өчен җинаять җаваплылыгы кертелүе мөмкин. Русия президенты Владимир Путин хөкүмәткә Җинаять кодексына кертү өчен шул хакта төзәтмәләр әзерләргә кушты.
Моңа кадәр интернет челтәрләрендә наркотик пропагандасы һәм рекламасы өчен җәза бирү тәкъдиме белән Эчке эшләр министрлыгы чыгыш ясаган иде. Әлеге ведомство законга кертеләчәк төзәтмәләрне җәмәгатьчелек тикшерүенә чыгарган да иде. Президенттан аермалы буларак, министрлык җинаять җәзасы түгел, ә бары тик административ җаваплылык кертергә кирәк дигән иде. Быелның гыйнварында әзерләнгән документта мондый эшчәнлек өчен 3меңнән алып 4 мең сумга кадәр штраф салу тәкъдим ителгән иде. Вазифалы шәхесләр, шәхси эшкуарлар һәм юридик шәхесләр өчен җәза күпкә катырак булыр иде. Атап әйткәндә, интернетта наркотиклар пропагандалаган өчен аларга, Эчке эшләр министрлыгы фикеренчә, 1млн. сумга кадәр штраф яки эшчәнлекләрен 90 тәүлеккә кадәр административ туктатып тору янар иде.

Читайте нас: