Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
29 октябрь 2019, 13:15

Баласының күзләрен чокыган

Ананы кулга алганнар.


Хакасиянең Таштып авылында яшәүче 36 яшьлек психикасы тайпылышлы хатын 4тән 14 яшькә кадәрге 3 баласын бүлмәдә бикли дә, аннан чыкмыйча тыныч кына утырырга куша. Көнләшү нигезендә ире белән талашкан хатын аңа үч итмәкче була.


Ул 5 айлык баласының ике күзен дә чокып алган.


Ире Абаканнан кайтып керүгә, хатын күзсез бала өстендә иелеп ниндидер әфсен-төфсеннәр укып маташкан.


Әлеге вакытта бала хастаханәдә, башы киткән анага каршы җинаять эше ачылган.



Читайте нас: