Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
27 октябрь 2019, 17:16

Әнисен үтергәндә үзенең игезәк сыңары бу хәлне карап торган

Җинаять кылынган урында пычак, кайчы, пинцет, шампур һәм фонарь табылган.

Бу коточкыч хәл 27 октябрь төнендә Санкт-Петербургның Кызыл Гвардия районында була.


12 яшьлек малай әнисен үтергән, аның игезәк сыңары бу хәлне карап торган, дип хәбәр ителә хокук саклау органнары сайтында.

Беренчел мәгълүматлар буенча, үсмер әнисенең өстенә башта кайнар су койган, соңыннан очлы әйберләр белән тәнен кискәләгән. Полиция хезмәткәрләре җинаять кылынган урында пычак, кайчы, пинцет, шампур һәм фонарь ише әйберләр тапкан.


Шунысы да ачыкланган - бу кансызлык кылынган вакытта әтиләре өйдә икенче бүлмәдә исереп йоклап яткан, имеш. Уянып, бу коточкыч хәлне күргәч, үзенең әти-әнисенә шалтыраткан. Алар полиция чакыртканнар.


Әйткәндәй, ике малайлары да акылга зәгыйфь булып, исәптә торганнар.


Әлеге факт буенча җинаять эше ачылган, тикшерү эше башланган. Якын киләчәктә хатынны чынында кем үтергәне һәм бу эш ни сәбәпле кылынганы ачыкланыр.
Читайте нас: