Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
26 октябрь 2019, 04:03

39 кеше мәете Кытайдан булып чыккан

Бу җинаять эше шактый катлаулы булырга мөмкин.

Британиянең хокук саклау органнары Англиянең көньяк-көнчыгышындагы Грейс шәһәре индустриаль парк территориясендә 39 кеше мәете төялгән йөк машинасын ачыклавы турында язган идек. Мәрхүмнәрнең үлемен тикшерү эшендә тагы ике шикләнелүчене кулга алганнар.


Бу хакта Sky News хәбәр итте.

Кулга алынучылар – 38 яшьлек ир белән хатын, алар Уоррингтоннан (Чешир графлыгы).


Телеканал мәгълүматлары буенча, бу җинаять эше буенча өч кеше сак астында. Йөк машинасының водителе дә, үтерүдә гаепләнеп, кулга алынган.

Хәтерегездә булса, Грейс шәһәрендә 39 мәет тутырылган йөк машинасы табылган иде.


Мәрхүмнәрнең барысы да Кытай гражданнары булып чыга. Барлыгы 31 ир-ат һәм 8 хатын-кыз мәете үлеме сәбәпләрен җентекләп тикшерәчәкләр.




Читайте нас: