Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
25 октябрь 2019, 12:47

Машинасының номерын үзгәртеп торган водитель тотылган

Махсус пленка ярдәмендә дәүләт номерларын үзгәрткән водительне тотканнар.

Махсус пленка ярдәмендә дәүләт номерларын үзгәрткән водительне тотканнар.


Уфа Аэропортының хәвефсезлек хезмәте бер үк автомобильнең дәүләт номерлары үзгәреп торуга игътибар иткән. Күзәтүләр буенча, билгесез ир аэропорт территориясенә берничә тапкыр төрле номерлар белән кергән. Ул дәүләт номерының беренче хәрефен алмаштырган һәм терминалга үткән.

Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре номерларның мәгълүматлар базасына һәм автомобильне теркәү турындагы таныклыкка туры килмәвен ачыклаган.

“Toyota Camry” автомобиленең дәүләт номерын үзгәртеп йөргәне өчен 31 яшьлек уфалыга карата административ протокол төзелгән.

“Мондый тәртип бозу өчен 5000 сум күләмендә штраф карала”, – диләр Русия Эчке эшләр министрлыгының Башкортстан буенча матбугат хезмәтендә.
Читайте нас: